Совет районының 187 нче күппрофильле лицеенда «Тел сагында – ир-егетләр» дип исемләнгән педагогик конкурс үткәрелде.
Конкурсның бурычлары – туган телләрдә белем бирүче сәләтле укытучыларны ачыклау, ир-ат укытучылар һөнәренең абруен һәм социаль статусын күтәрү, туган тел һәм әдәбиятны үстерү проблемаларына игътибарны җәлеп итү, ватанпәрвәрлек һәм үз илең белән горурлану, геройларны искә алу, хәрби хезмәткәрләргә, ветераннарга һәм аларның гаиләләренә ихтирам тәрбияләү.
- Быел конкурс 9 нчы тапкыр үткәрелде һәм ул Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.
- Конкурста 5 команда катнашты. Бәйге 25 укытучы егетнең Лена Шагыйрьҗан тарафыннан иҗат ителгән “Әле соң түгел” поэмасын тамашачыларга тәкъдим итүе белән башланып китте. Команда әгъзалары «Тел сагында – ир-егетләр» визиткасын күрсәттеләр, команда капитаннары арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган блицтурнир узды. Конкурсның бу этабы махсус хәрби операциядә катнашучы, хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүче волонтёрларның чыгышлары белән үрелеп барылды. Йомгаклау этабында конкурс катнашучылары татар язучылары, драматурглары әсәрләреннән мини-спектакль күрсәттеләр.
- Конкурста Гран-при Совет районы 187 нче лицейның “Лачыннар” командасы һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының “Калканнар” командасына тапшырылды. 1 урынны Совет районының “Дүрт+бер” командасы алды. 2 урын Киров һәм Мәскәү районнарының “Бөркетләр” командасына бирелде. 3 урынга Вахитов һәм Идел буе районнарының “Казан егетләре” командасы лаек булды. Конкурс югары дәрәҗәдә узды, тамашачы-укытучылар тарафыннан югары бәяләнде.