10 апрель көнне "Дербышки" балалар үзәгендә "Мин дөньяга хисләрем һәм мәхәббәт аша карыйм" дип исемләнгән бөтенроссия тикшеренү һәм иҗат эшләре фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул халык шагыйре, татар халкының яраткан әдибе Рәдиф Гаташның 85яшьлек юбилеена, аның иҗатына багышлап үткәрелде. Конференциягә 350ләп эш килгән, шуннан сайлап алынган иң-иңнәре кичәгә чакырылган иде. Шагыйрьнең туган ягыннан авылдашлары, күренекле әдипләребез, укытучылар һәм укучылар катнашында үткән бу чара бик җылы хисләр калдырды.
Поделиться в