20.02 көнне Казан шәһәре Совет районының А.Алиш исемендәге 20 татар гимназиясендә "Алиш эзләреннән" XIII Халыкара фәнни-эзләнү конференциясе узды. Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы белән бергә оештырылды. Конференциягә барлыгы 700гә якын эш кабул ителде, Иң яхшы дип табылган эшләрнең авторлары - укучылар һәм укытучылар - 6 секциядә чыгыш ясадылар. Конференциянең хөрмәтле кунаклары: Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Нугаев Камил Әсхәтович, Казахстанның Актүбә шәһәре Г. Кормаш исемендәге якшәмбе мәктәбе җитәкчесе Эльмира Гинай кызы, А.Алишның туганнары, Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм мәгариф бүлеге белгечләре һәм методистлары, "Мәдәни җомга", "Гаилә һәм мәктәп" газета һәм журнал хезмәткәрләре, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары - А.Алиш ис. премия лауреатлары. Конференциядә катнашучыларның иҗат җимешләре (шигырьләр, әкиятләр, фәнни-эзләнү эшләре) "Алиш эщләреннән" исемле җыентык булып басылып чыкты.